Татарстан Республикасы территориясендә 10-12 июльдә 97 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 95 очрагы, 191 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1692 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Июльнең 12 көне эчендә республикада 126 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 16 кеше һәлак булган һәм 158 кеше төрле тән җәрәхәте алган.