ЮВТ АЭРОның һава суднолары паркы тагын өч CRJ200 артты

2015 елның 30 ноябре, дүшәмбе

 

ЮВТ АЭРО авиакомпаниясендә тагын 3 һава судносы өстәлде. Авиакомпания паркы Bombardier Канада компаниясе эшләп чыгарган 50 кеше сыйдырышлы CRJ200 һава судноларыннан тора. Әлеге төр очкычлар үзләрен яхшы яктан гына күрсәттеләр: уңайлы салон, яхшы эксплуатация характеристикалары, авыр һава торышы шартларында очулар башкара ала.

Маршрутлар челтәрен киңәйтү өчен бу шартлар зур әһәмияткә ия. CRJ200 күп пассажирларга үзенең бортка утырту тизлеге, уңайлыгы, җылы һәм тын салоны белән ошый. Яңа һава суднолары маршрутлар челтәренә кертелгән инде һәм очулар башкаралар.

Шулай итеп, ЮВТ АЭРО флоты хәзер 6 һава судносыннан тора. Алар даими һәм шулай ук төбәк эчендә чартер рейслары башкаралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International