Казанның транспорт паркы 22 трамвайга һәм 70 троллейбуска артты

2016 елның 14 сентябре, чәршәмбе

 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа шәһәр транспортын беренче булып сынады.

Казанда җәмәгать электр транспорты паркын яңарту программасы төгәлләнде. Бүген Казан елга порты каршындагы мәйданда сатып алынган яңа техниканың чираттагы партиясе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка күрсәтелде.

“2003 елдан бирле Татарстан барлыгы 203 троллейбус, 92 трамвай сатып алды. Алынган бу соңгы партиядә – 22 трамвай һәм 70 троллейбус. Шул рәвешле, планлаштырылган җир өсте электр транспорты паркын яңарту эшләре тулысынча тәмамланды”, - дип белдерде “Метроэлектротранс” муниципаль унитар предприятиесе генераль диреторы Әсфән Галәвов.

Рөстәм Миңнеханов яңа трамвай һәм троллейбус салонына кереп карады, аннары журналистлар белән фикер уртаклашты. “Яшь чакта мин үзем еш кына троллейбуста да, трамвайда да утырып йөри идем, - диде ул. – Яңа техникада пассажирларга хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе сизелерлек артыр дип уйлыйм. “Метроэлектротранс” предприятиесендә эшләүчеләрнең үзләренә дә андыйда эшләве уңайлы булачак. "Метроэлектротранс" белән бик зур эш эшләдек без”.

Аннары республика лидеры, сынау өчен, ике төр транспортта да утырып барып карады. Ул елга портыннан троллейбуста 1 тукталыш китеп, трамвай вагонына күчеп утырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International