ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Япония делегациясе белән очрашу булып узды

2016 елның 14 сентябре, чәршәмбе

 

Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Япониянең җир, инфраструктура, транспорт һәм туризм министры урынбасары ярдәмчесе Такэси Мугусима җитәкчелегендәге Япония делегациясе белән очрашу булып узды. Очрашуга министрлыкның җаваплы хезмәткәрләре, республиканың транспорт комплексы предприятиеләре җитәкчеләре чакырылды.

 

Очрашу барышында япон ягы кайбер проектларны тәкъдир итте. Аерым алганда, алар траффикны, шәһәр үсешен һ.б. тикшерү системаларына тукталдылар. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының транспорт идарәсе башлыгы Алексей Сидоров үз чиратында юл һәм транспорт тармакларының торышы, Татарстанда инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру турында сөйләде.

 

Очрашу Япониянең җир, инфраструктура, транспорт һәм туризм министры урынбасары ярдәмчесе Такэси Мугусима җитәкчелегендәге Япония делегациясенең Татарстан Республикасына визиты кысаларында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International