14 нче сентябрьдә республика юлларында 16 йөртүченең исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүе ачыкланган

2016 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

Республикада үткән тәүлектә 17 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 2 кеше һәлак булган һәм 18 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

Татарстан Республикасы территориясендә 16 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 36 очрагы, 94 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 605 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

Сентябрьнең 14 көне эчендә республикада 194 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 18 кеше һәлак булган һәм 236 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International