Оператив мәгълүматлар буенча, Горький тимер юлында 2016 нчы елның сентябрендә 2,6 млн. тонна төрле йөк төялгән, бу узган елның сентябре күрсәткечләреннән 3% ка югарырак, ягъни, 77,5 мең тоннага.
Сентябрьдә йөк әйләнеше 195,5 млрд тарифлы т.км тәшкил иткән, бу 2015 нче елның шул ук чоры белән чагыштырганда 3% кимрәк.
2016 нчы елның 9 аенда 23,3 млн. тонна йөк төялгән һәм ташылган, бу узган ел күрсәткеченнән 1,5% ка югарырак.
Горький тимер юлында ел башыннан алып 9,7 млн тонна нефть һәм нефть продуктлары (узган ел күрсәткеченнән 1,7% ка кимрәк), 1,5 мең тонна химик ашлама (1% кимү), 1,7 мең тонна химикатлар (4,2% арту), 1 мең тонна промышленность чималы (8,7% кимү), 1,4 мең тонна цемент (14,5% арту), 2,8 мең тонна урман йөге (13,6% арту) төялгән.
2016 нчы ел башыннан йөк әйләнеше 167,5 млрд тарифлы т.км тәшкил иткән, бу узган елның гыйнвар-сентябрь күрсәткечләреннән 3,2%ка кимрәк.