Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 21 октябре, җомга

 

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 276 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 36 очрагы теркәлгән.

 

Казан аэропортыннан 77 рейс башкарылган, шул исәптә 10 чартер, 16 халыкара рейслар. 2918 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2663 кеше килгән.

 

21 нче октябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр һәм юеш кар явуы ихтимал, җил төньяк-көнчыгыштан. Температура: +2 - +7 гр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International