Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 122 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 43 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 410 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 296.

 

Казан аэропортыннан 58 рейс башкарылган, шул исәптә 5 чартер, 12 халыкара рейслар. 1998 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2098 кеше килгән.

 

18 нче гыйнварда Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, җил көньяктан, бозлавык. Температура: -9 - -14 градус. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International