Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 3 марты, җомга

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 120 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 22 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 441 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 330.

 

Казан аэропортыннан 66 рейс башкарылган, шул исәптә 12 чартер, 8 халыкара рейслар. 1904 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2336 кеше килгән.

 

3 нче мартта Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән юеш кар, җил көньяктан. Температура: 0 - +3 градус. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International