Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 7 марты, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 125 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 8 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 24 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 490 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 358.

 

Казан аэропортыннан 69 рейс башкарылган, шул исәптә 9 чартер, 14 халыкара рейслар. 2151 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2116 кеше килгән.

 

7 нчы мартта Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән юеш кар, яңгыр, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: 0 - +4 градус. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International