Муниципальара маршрутларда автобуслар яңадан йөри башлады

2017 елның 21 апреле, җомга

09.00 сәгатькә булган мәгълүматлар буенча, федераль юлларга 74 берәмлек кар чистартучы техника чыккан, 298 тонна бозлавыкка каршы материаллар сибелгән.

Төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында 143 берәмлек техника эшләгән, 2247 тонна бозлавыкка каршы материаллар кулланылган.

Йөк транспорты хәрәкәтен чикләү нәтиҗәсендә 20 апрельнең 19.00 сәгатеннән алып 21 апрельнең 08.10 сәгатенә кадәр федераль һәм төбәк трассаларда юл-транспорт һәлакәте очраклары теркәлмәгән.

Даими муниципальара маршрутларда хезмәт күрсәтүче автобуслар яңадан йөри башлаган. Мониторинг системасы буенча рейсларга иртән 108 автобус чыккан.

Катлаулы метеошартлар аркасында Татарстанның "Казан", "Бигеш" һәм "Бөгелмә" аэропортларында рейсларның тоткарлану очраклары булмаган. Тимер юл транспорты да штат режимында эшли.

21 апрель көнне республикада болытлы һава көтелә, көндез аязучан. Төнлә һәм иртән күпчелек районнарда кар, юеш кар явачак. Кайбер районнарда кыска вакытлы буран, урыны белән бозлавык сакланачак. Җил көнбатыштан.  Температура 0 - +5 градус. Юлларда урыны белән бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International