30 апрельдән алып 2 октябрьгә кадәр 6 шәһәр яны поезды билгеләнә

2017 елның 25 апреле, сишәмбе

“Содружество” пассажир компаниясе 30 нчы апрельдән алып 2 нче октябрьгә кадәр көн саен йөри торган 6 шәһәр яны поезды билгели:

-  6001 нче номерлы Казан-Свияжск поезды (Казаннан 08.23 китә, Свияжскига 09.37 килә);

-  6476 нчы номерлы Свияжск-Арча поезды (Свияжскидан 11.12 китә, Арчага 13.41 килә);

-  6437 нче номерлы Арча-Казан поезды (Арчадан 17.00 китә, Казанга 18.50 килә);

-  6306 нчы номерлы Васильево-Казан поезды (Васильеводан 10.57 китә, Казанга 11.53 килә);

-  6432 нче номерлы Казан-Бирюли поезды (Казаннан 10.32 китә, Бирюлига 11.32 килә);

-  6420, 6425 нче номерлы Казан-Нократ Аланы-Казан поездлары (Казаннан 06.15 китә, Нократ Аланына 09.23 килә; Нократ Аланыннан 11.50 китә, Казанга 15.11 килә).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International