Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасында шәһәрләр һәм муниципаль районнар территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык кысаларында гомумшәһәр шимбә өмәсе оештырылды.
Министрлык хезмәткәрләре өмәдә бина тирәсен җыештырдылар, кабинетларны тәртипкә китерделәр һәм тәрәзәләр юдылар.