Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 117 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 18 очрагы теркәлгән.
Иделдә суның биеклеге 52,37 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 54,16 метр (57,20 метр) биеклектә.
Казан аэропортыннан 75 рейс башкарылган, шул исәптә 7 чартер, 15 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 2770 кеше килгән, 2978 пассажир киткән.
3 нче майда Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, көндез күпчелек районнарда яңгыр, кайбер районнарда яшен, җил көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка таба күчә. Температура: +18 - +23 градус.