Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 10 мае, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 135 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 23 тапкыр тизлек режимы бозылган,     маршруттан тайпылуның 75 очрагы теркәлгән.

 

Иделдә суның биеклеге 52,04 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 54,08 метр (57,20 метр) биеклектә.

 

Казан аэропортыннан 77 рейс башкарылган, шул исәптә 12 чартер, 17 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3339 кеше килгән, 3335 пассажир киткән.

  

10 нчы майда Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, көндез явым-төшемсез, җил көнбатыштан. Температура: +10 - +15 градус. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International