Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 22 мае, дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 113 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган,     маршруттан тайпылуның 106 очрагы теркәлгән.

 

Иделдә суның биеклеге 51, 02 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 54,04 метр (57,20 метр) биеклектә.

 

Казан аэропортыннан 80 рейс башкарылган, шул исәптә 13 чартер, 16 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 2952 кеше килгән, 3418 пассажир киткән.

  

22 нче майда Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр, җил төньяк-көнчыгыштан. Температура: +9 - +14 градус. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International