22 нче майдан Тукай районында «Татарстан авылын урап узу» автомобиль юлы транспорт хәрәкәте өчен ябыла

2017 елның 22 мае, дүшәмбе

Тукай муниципаль районында 22 нче майдан алып 9 нчы сентябрьгә кадәр «Татарстан авылын урап узу» автомобиль юлының 0 км алып 5,6 км кадәр өлеше транспорт хәрәкәте өчен ябыла.

Урап узу өчен транспорт йөртүчеләргә төбәк әһәмиятендәге М-7 "Волга"-Татарстан-Ташкичү-"Яр Чаллы-Сарман" автомобиль юлы тәкъдим ителә. Тиешле юл билгеләре белән урап узу схемасы ТР буенча ЮХИДИ идарәсе белән килешенгән. Машина йөртүчеләрне әлеге юл участогында маршрутларын алдан ук планлаштырып куюларын сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International