Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 16 июне, җомга

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 137 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 15 тапкыр тизлек режимы бозылган,     маршруттан тайпылуның 94 очрагы теркәлгән.

                     

Иделдә суның биеклеге 53,30 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 54,70 метр (57,20 метр) биеклектә.

 

Казан аэропортыннан 85 рейс башкарылган, шул исәптә 13 чартер, 26 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4864 кеше килгән, 4217 пассажир киткән.

  

16 нчы июньдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, күпчелек районнарда яңгыр, урыны белән яшен, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: +18 - +23 градус. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International