Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 21 июне, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 141 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган,     маршруттан тайпылуның 103 очрагы теркәлгән.

                     

Иделдә суның биеклеге 53,42 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 54,78 метр (57,20 метр) биеклектә.

 

Казан аэропортыннан 98 рейс башкарылган, шул исәптә 3 чартер, 11 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4841 кеше килгән, 4335 пассажир киткән.

  

21 нче июньдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр, яшен, кайбер районнарда боз белән, җил төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка таба күчә. Температура: +20 - +25 градус. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International