Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 23 июне, җомга

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 126 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 4 тапкыр тизлек режимы бозылган,     маршруттан тайпылуның 72 очрагы теркәлгән.

                     

Иделдә суның биеклеге 53,42 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 54,64 метр (57,20 метр) биеклектә.

 

Казан аэропортыннан 100 рейс башкарылган, шул исәптә 15 чартер, 31 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5927 кеше килгән, 4922 пассажир киткән.

  

23 нче июньдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр, кайбер районнарда яшен һәм боз, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: +16 - +21 градус. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International