Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 12 июле, чәршәмбе

 

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 135 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган,     маршруттан тайпылуның 55 очрагы теркәлгән.

                     

Казан аэропортыннан 103 рейс башкарылган, шул исәптә 19 чартер, 32 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5270 кеше килгән, 4657 пассажир киткән.

  

12 нче июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, яңгыр, көндез урыны белән, кайбер районнарда яшен, төнлә урыны белән томан, җил төньяк-көнчыгыштан. Температура: +20 - +25 градус. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International