Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 141 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган,     маршруттан тайпылуның 61 очрагы теркәлгән.

                     

Казан аэропортыннан 87 рейс башкарылган, шул исәптә 22 чартер, 27 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4956 кеше килгән, 4654 пассажир киткән.

  

13 нче июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, җил төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнчыгышка таба күчә. Температура: +22 - +27 градус. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International