Максатлар һәм бурычлар

 
   http://mindortrans.tatar.ru/rus/min/shema.htm
Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы дәүләт сәясәтен үткәрә һәм транспорт комплексында дәүләт идарәсен тормышка ашыра.

Министрлыкның бурычларына түбәндәгеләр керә: 

  • халыкның һәм дәүләтнең транспорт хезмәтләренә булган ихтыяҗын максималь канәгатьләндерүгә, транспорт чыгымнарын киметүгә, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе территориясендә бердәм транспорт киңлеген саклауга юнәлдерелгән дәүләт транспорт-инфраструктура сәясәтен эшләү һәм тормышка ашыру;
  • халык һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен транспорт хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген арттыру;
  • юллар торышына, экологиягә, куркынычсызлыкка йогынты ясый торган артып баручы автомобилизациянең тискәре нәтиҗәләрен киметү буенча чаралар эшләү;
  • Татарстан Республикасы территориясендә заманча транспорт инфраструктурасын һәм халыкара транспорт коридорларын формалаштыру һәм үстерүне координацияләү.

Министрлык түбәндәге төп функцияләрне башкара:

  • транспорт комплексы белән идарә итү;
  • төбәк әһәмиятендәге яки муниципальара әһәмияттәге автомобиль юлларына карата юл эшчәнлеген гамәлгә ашыруны тәэмин итү;
  • һава, су, урамнан тыш, автомобиль транспортында, җиңел таксины да кертеп (рөхсәт бирү һәм яңадан рәсмиләштерү, рөхсәт дубликатын бирү, рөхсәтнең гамәлдә булуын вакытыннан алда туктату, бирелгән рөхсәтләрнең реестрын алып бару өлешендә), муниципальара һәм шәһәр яны элемтәсендә һәм тимер юл транспортында шәһәр яны элемтәсендә халыкка транспорт хезмәте күрсәтүне оештыру, җиңел таксида пассажирлар һәм багаж ташу өлкәсендә төбәк дәүләт контролен гамәлгә ашыру;
  • төбәк әһәмиятендәге яки муниципальара әһәмияттәге автомобиль юлларының сакланышын тәэмин итүгә төбәк дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыру;
  • автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге белән идарә итүне оештыру;
  • юл хәрәкәтен оештыру өлкәсендә төбәк дәүләт контролен гамәлгә ашыру.                                                                                 

Соңгы яңарту: 2021 елның 18 мае, 14:33

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International