Казанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында юл-транспорт һәлакәтләре күп булган урыннарда 2 «вафля» юл тамгасы төшерелде

2019 елның 5 июле, җомга

«Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында Казанда  «вафля» юл тамгасы төшерелә. Яңа тамгалар юл-транспорт һәлакәтләре еш килеп чыга торган светофорлар белән җайга салына торган юл чатларында төшерелә.

2019 елда «вафля» тамгасы өчен түбәндәге ике урын билгеләнгән: Париж Коммунасы һәм Сул як Болак урамнары киселешендә – анда ул 140 кв. м мәйданлы өслектә башкарылган инде.

Бүген төнлә «вафля» тамгаларын Пушкин белән Сәлимҗанов урамнары һәм Татарстан белән Уң як Болак урамнары киселешендә төшерделәр. Подрядчы оешма вәкиле - «Гром» ҖЧҖнең ПТО начальнигы Рүзәл Мөхәммәдуллин сөйләгәнчә, биредә «вафля» тамгасы гомуми мәйданы 1600 кв.м. өслектә төшерелә. Р. Мөхәммәдуллин сүзләренчә, мондый тамганың төп максаты - бөкеләр барлыкка килүне булдырмау һәм юл-транспорт һәлакәтләре концентрациясе урыннарын бетерү.

Әгәр алда бөке барлыкка килгән икән, транспорт хәрәкәте өчен киртә тудырмас өчен, бу участокка керү тыела. «Вафля» тамгасы кагыйдәләрен бозган өчен 1000 сум күләмендә административ штраф салына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International