Казанда илкүләм проект буенча Карбышев урамы төзекләндерелгән

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

Казанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча 319 метр озынлыктагы Карбышев урамы төзекләндерелгән.

2 429 кв.м мәйданда асфальтның яңа катламы җәелгән, тротуарлар яңартылган, юлның һәм тротуарның борт ташлары алмаштырылган. Ремонт барышында шулай ук 13 юл билгесе, 11 ут баганасы урнаштырылган һәм юл тамгалары төшерелгән.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елга Татарстанда илкүләм проектны финанслауның гомуми суммасы 5,384 млрд. сум тәшкил итә. Шулардан Казан агломерациясенә 2,35 млрд. сум бүлеп бирелгән, шул исәптән 1,35 млрд. сум – федераль бюджеттан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International