Түбән Камада ишегалды территорияләрен ремонтлау тәмамланды

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

Түбән Камада ишегалды территорияләрен ремонтлау төгәлләнде. Агымдагы елда Түбән Каманың Урам-юл челтәрен норматив хәлгә китерү программасы кысаларында гомуми мәйданы 58 мең кв. метрдан артык булган 32 ишегалды территориясе ремонтланган. «Түбән Кама ш. бердәм заказчы дирекциясе» МБУ директоры вазифаларын башкаручы Тәфкил Әхмәтшин сүзләренә караганда, йортларның күбесе ярты гасыр элек төзелгән, шуңа күрә ишегалды территорияләре начар хәлдә булган. Юлчылар ишегалларында машиналар йөрү өлешен 3,5 м дан 5 м га кадәр киңәйткәннәр, тротуарларны һәм магистраль урамнардан керү юлларын ремонтлаганнар.

35 нче микрорайонның СТОС рәисе Елена Шаһабетдинова сөйләгәнчә, Химиклар проспекты буенча урнашкан йортларның ишегалды юллары җимерек. Кайчагында такси йөртүчеләр чокыр-чакыр булу аркасында өй янына килүдән баш тарталар. Быел 17, 23, 25 номерлы йортлар кергән тулы бер ишегалды комплексы ремонтланды. Ремонтны сыйфатлы итеп башкарганнар, ди Е.Шаһабетдинова, һәм, иң мөһиме, халык фикере исәпкә алынган. Киләсе елда ремонт программасына 15 нче номерлы йорт ишегалды керде. Анда да парковка урыннары арттырылачак, дип өстәде 35 нче микрорайонның СТОС рәисе.

Түбән Каманың ишегалды территорияләрен төзекләндерүнең генераль подрядчысы булып «Алексеевскдорстрой» ААҖ тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International