«ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясенең көзге-кышкы җәдвәлендә яңа Казан-Геленджик маршруты барлыкка килде

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстанның «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе Казан-Геленджик-Казан маршруты буенча турыдан-туры очышларны башкаруга кереште.

Рейслар Канаданың 50 урынлы Bombardier CRJ-200 һава судноларында пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә башкарыла. Юлдагы вакыт 2,5 сәгать тирәсе тәшкил итәчәк. Авиабилетны авиакомпания сайтында сатып алган очракта минималь бәясе 3 090 сум.

«ЮВТ АЭРО» АҖ генераль директоры Петр Трубаев билгеләп үткәнчә, Казан-Геленджик-Казан туры рейсы көзге-кышкы җәдвәлдә беренче тапкыр барлыкка килгән - элек бу маршрут буенча очышлар җәйге вакытта гына башкарылган. Хәзер татарстанлылар Кара диңгез буенда ял итә һәм кышкы чорда диңгез һавасы белән сулый алачак.

Әлеге рейс РФ Хөкүмәтенең «Россия Федерациясе территориясендә һава транспорты оешмаларына федераль бюджеттан субсидияләр бирү һәм төбәк маршрут челтәрен формалаштыру турында» 2013 елның 25 декабрендәге 1242 нче номерлы карары кысаларында тормышка ашырыла.

«ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе, яңа маршрут юнәлешләрен ачып һәм пассажирларга күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртып, үз эшчәнлеген шактый тиз үстерә. Көзге-кышкы җәдвәл кысаларында авиакомпания шулай ук яңа юнәлешләрне үтәргә кереште: 27 октябрьдән башлап Казан - Ханты-Манси - Красноярск, 29 октябрьдән башлап Казан-Череповец.

Авиакомпания планнарында - һава суднолары паркын киңәйтү, гамәлдәге маршрут челтәрен саклап калу һәм яңа, шул исәптән халыкара юнәлешләрне ачу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International