Зур Казан боҗрасында Ферма шоссесы аша терәк диварлар һәм юлүткәргеч баганалары төзелеше тәмамланды

2020 елның 16 марты, дүшәмбе

Мидхәт Булатов урамыннан Борисковская урамына кадәрге 800 м озынлыктагы участокта Зур Казан боҗрасының 1 этабын төзү дәвам итә. Ул 2019 елның июлендә «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча старт алды.

Дүрт полосалы юл (һәр юнәлештә икешәр полоса) беренче класслы шәһәр әһәмиятендәге магистраль урам категориясенә туры киләчәк. Каршы хәрәкәт полосалары арасында 9,5 м киңлектәге полоса ике трамвай юлы өчен бүленәчәк, ә тротуарның киңлеге 2 дән 4,5 м га кадәр булачак. Ферма шоссесы өстендә беренче этап кысаларында 110 м озынлыкта һәм 36 м киңлегендә транспорт хәрәкәте полосасы өчен юл үткәргече төзеләчәк.

Узган атнада түбәндәге эшләр башкарылган: терәк диварларын һәм Ферма шоссесы аша юлүткәргеч баганаларын урнаштыру, юлүткәргечнең сулдан үтеп китү юлын урнаштыру, газүткәргечен төзекләндерү. Мидхәт Булатов урамыннан Ферма шоссесына кадәр участокта грунтны эшкәртү һәм откосларны формалаштыру, юлүткәргечкә килү юлында терәк диварларны салу, уң як юл өлеше астына юлүткәргечнең торык корылмасын ныгыту дәвам итә. Шулай ук Борисковская урамында җәяүлеләр кичүе терәкләре һәм яңгыр сулары коммуникацияләре төзелеше бара.

Төзелештә 64 кеше инженер-техник персонал һәм 20 берәмлек махсус техника эшли.

Генераль подрядчы - «Татарстан Республикасы күперләре» ҖЧҖ.

1 этап төзелешен 2020 елның 30 августында - ТАССРның 100 еллыгына тәмамлау планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты - Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы буенча 2019 елның гыйнварыннан Россиядә гамәлгә ашырыла торган 12 милли проектның берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International