Зур Казан боҗрасының 2 этабы кысаларында Монастырь ермагы аша күпер төзелеше дәвам итә

2020 елның 21 апреле, сишәмбе

Татарстан башкаласында Борисковская урамыннан Техническая урамына кадәрге 1,222 км озынлыктагы участокта Зур Казан боҗрасының 2 этабы төзелеше дәвам итә. Эшләр «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча алып барыла.

Икенче этап кысаларында проект документлары буенча коммуникацияләрне үзгәртеп кору, яңгыр канализациясен һәм чистарту корылмаларын, терәү диварларын, светофор объектларын, тышкы яктыртуны урнаштыру, трамвай юлларын төзү каралган. Монастырь ермагы аша 70,78 м озынлыктагы күпер төзеләчәк.

Узган атнада Монастырь ермагы аша күпер төзелешендә арматуралар урнаштыру, опалубканы монтажлау һәм 1 нче номерлы терәкне бетонлаштыру тәмамланган. 1 нче номерлы терәк белән тоташучы терәүгә куелган диварларда проект тамгаларына кадәр субай кисү эше алып барыла. 2 нче номерлы терәкнең ростверкларын бетонлаштыру төгәлләнгән. Күпернең 2 нче номерлы терәгендәге стойкаларны арматуралау дәвам ителгән.

3 нче номерлы терәк котлованы шпунтларын кагу тәмамлана: 253 проектланган шпунттан 232 шпунт кагылган. 3 нче номерлы терәктә котлованның грунтын эшкәртү һәм проект тамгаларына кадәр субайларны кисү эшләре башланган.

Участокта җир эшләре дәвам итә. 14700 кубометр яраксыз грунт һәм чүп-чар чыгарылган, 3900 тонна инерт материаллар китерелгән. Төзелеш участогында вакытлыча керү юлларын җәю өчен вак таш һәм юл плитәләре җәю эшләре бара. Запорожская урамында төзелә торган объектның вакытлыча киртәләү конструкцияләре урнаштырылган.

Шулай ук узган атнада инженерлык челтәрләрен үзгәртеп кору эшләре алып барылган. Троллейбус депосы янында 40 метр озынлыктагы газүткәргеч торбалары сузылган һәм 277 метр озынлыкта эретеп ябыштырылган. 235 метр су белән тәэмин итү торбалары һәм 120 метр яңгыр канализациясе торбалары салынган.

2 этап төзелешендә узган атнада 138 инженер-техник персонал һәм 24 махсус техника берәмлеге мәшгуль булган.

700 м озынлыктагы төзелеш этабының беренче өлешен 2020 елда, ә 522 м озынлыкта икенче өлешен 2021 елда тапшыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International