Бүген Казан елга портыннан иртә таңнан Югары Осланга беренче рейс старт алды

2020 елның 1 мае, җомга

Бүген Казан елга порты Идел елгасы буенча пассажирлар навигациясен ачты. Елга портыннан Югары Осланга көн саен 07:00, 12:00, 16:00 сәгатьтә 3 рейс оештырылган. Идел буйлап Ташевкага кадәр - 2 рейс 07:15 һәм 14:00. Пассажирлар агымы тотрыкланган саен рейслар һәм юнәлешләр саны артачак.

Кирәкле бөтен флот техник яктан төзек хәлдә һәм 2020 ел навигациясенә әзер.

Коронавирусның таралуын булдырмас өчен кулларны эшкәртү өчен дезинфекция чаралары сатып алынган. Елга вокзалы бинасына керер алдыннан сак хезмәте контактсыз градусниклар белән һәр кешенең тән температурасын мәҗбүри рәвештә үлчи. Экипажлар пассажирларны алар арасындагы ераклык бер метрдан да ким булмаслык итеп утырта. Битлекләр һәм перчаткалар һәр пассажирның булырга тиеш.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан – Идел буенча шәһәр яны пассажирлар йөртүне саклап калган бердәнбер төбәк. Ел саен республика моның өчен 86 млн сум акча бүлеп бирә.

Быелгы навигациягә билетлар бәясе узган ел дәрәҗәсендә кала — 81 сумнан 139 сумга кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International