Ленар Сафин: транспорт тармагы Җиңүне якынайтуда зур роль уйнады!

2020 елның 8 мае, җомга

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында 9 Май алдыннан республиканың транспорт комплексында озак еллар эшләгән Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен котлау традициясе бар. Быел да без ветераннарны котладык. Дөрес, үз-үзеңне изоляцияләү шартларында башка форматта - табынсыз, карабодай, тушенка һәм фронт 100 граммы кергән кыр кухнясыннан башка, республиканың иҗат коллективлары катнашында концертсыз һәм истәлеккә гомуми фотосыз…

Хәзер безнең карамакта 32 кеше. Без алар янына барып, истәлекле бүләкләр һәм тәм-томнар белән азык-төлек җыелмасы бүләк иттек. Әлбәттә, фронт 100 граммына да урын табылды! Һәр җыелмага сугыш ветеранына һәм тыл хезмәтчәненә Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафиннан котлау открыткасы керде. Ул безнең ветераннарга чын күңелдән рәхмәтле булуыбызны, транспорт тармагы Җиңүне якынайтуда зур роль уйнавын ассызыклады. Министр фронттагы батырлыклары һәм тылдагы фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм сәламәтлек теләде.

Шулай ук Министрлыкка беркетелгән Теләче муниципаль районында яшәүче 6 ветеранга да азык-төлек җыелмалары тапшырылды.

Без хәтерлибез. Горурланабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International