Казанда милли проект буенча Фрунзе урамын төзекләндерү дәвам итә

2020 елның 11 мае, дүшәмбе

Казанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проект буенча гомумшәһәр әһәмиятендәге магистраль – Фрунзе урамын ремонтлау дәвам итә. Ремонтлана торган участокның озынлыгы 1,37 км тәшкил итә.

Ремонтлау барышында гамәлдәге машиналар йөрү өлешендә һәм гомуми мәйданы 23415 кв. м булган съездларда ЩМ-20 югары сыйфатлы асфальт-бетон катнашмасыннан яңа катлам җәеләчәк, 2437 кв. м мәйданда тротуарлар төзекләндереләчәк. Машиналар йөрү өлешендә һәм тротуарларда яңгыр кабул итү һәм карау коеларын төзекләндерү каралган.

Хәрәкәт иминлеген тәэмин итү һәм хәрәкәт шартларын яхшырту өчен 171 яңа юл билгесе, 334 метр рәшәткәле койма куелачак, тамга төшереләчәк.

Шулай ук ике тукталыш мәйданчыгын үзгәртеп кору һәм автопавильон урнаштыру каралган.

Халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен уңайлы һәм куркынычсыз хәрәкәт итү өчен ремонтлана торган участок дәвамында пандуслар җиһазландырылачак.

Исегезгә төшерәбез, «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында Казан агломерациясендә 91,7 км озынлыкта 28 объект, шул исәптән 40,4 км озынлыкта 10 объект – Казанда һәм 51,3 км озынлыктагы төбәк челтәрендәге 18 объект ремонтланачак. Финанслау 2,49 млрд. сум күләмендә билгеләнгән, шул исәптән 1,49 млрд. сум - федераль бюджет акчалары. Бу норматив халәтнең 84% ын тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International