Татарстанда Россия юллар фәнни-тикшеренү институты белгечләре илкүләм проект буенча ремонтланган юлларның сыйфатын тикшерде

2020 елның 3 июле, җомга

30 июньнән 2 июльгә кадәр Россия юллар фәнни-тикшеренү институтының («РОСДОРНИИ» ФАУ) Пермь филиалы белгечләре Татарстанда юл эшләре объектларында булдылар. Алар «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында заманча технологияләр кулланып үткәрелгән ремонтның сыйфатын тикшерделәр. Бу аудиторларның агымдагы елда республикага беренче тапкыр килүе булды. Алга таба сыйфат мониторингы даими үткәреләчәк.

Федераль учреждение белгечләре Казанда Тэцевская урамы һәм «Балтач авылын урап узу» төбәк юлының капламалары сыйфатын тикшерде. 4,36 км озынлыктагы Тэц участогында ремонтлаганда вак таш-мастик асфальт-бетоннан ЩМА-22 катламын урнаштыру технологиясе кулланыла. Асфальт-бетон катнашмаларының составларын күләмле проектлау системасы - юлларның хезмәт итү вакытын шактый озайта торган технологияләрнең берсе. Катнашма составында вак таш каты каркас тудыра, ул зур транспорт йөкләнешенә түзә. Моннан тыш, катнашмалар төбәкнең климат үзенчәлекләрен исәпкә алып проектлана.

«Балтач авылын урап узу» юлы 7 м киңлектәге машиналар йөрү өлеше белән IV техник категория нормативы буенча проектланган. Ремонт 0 км дан 2,6 км га кадәр участокта үткәрелде. Әлеге төр өслек бюджет акчаларын рациональ файдалану максатларында хәрәкәтнең аз интенсивлыгы булган автомобиль юлларында кулланыла.

Тэц урамы һәм «Балтач авылын урап узу» юлы участокларыннан экспертлар керн сайлап алу җайланмасы ярдәмендә өчәр үрнәк алдылар. Сайлап алынган үрнәкләрнең диаметры 150 мм һәм биеклеккә - 200 мм. Сайлап алынган керннар физик-механик үзенчәлекләрне (тыгызлык, су белән тәэмин ителү, катламнар арасында тоташу дәрәҗәсе) билгеләү өчен лабораториягә җибәрелде. Шулай ук ныклыгы билгеләнәчәк һәм бөртек составына анализ ясалачак.

Россия юллар фәнни-тикшеренү институтының Пермь филиалы сыйфат аудиты бүлеге башлыгы Николай Волченков, сайлап алынган үрнәкләрне лаборатор тикшеренүләргә кадәр визуаль-үлчәү барышында, асфальт-бетон катламының өске катламы проект күрсәткечләренә туры килүен билгеләп үтте. Элегрәк белгечләр әлеге объектларга беренчел документацияне тикшергәннәр иде инде. Кисәтүләр булмады.

Юл эшләре сыйфатын мониторинглау - «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты бурычларының берсе. Институт сайлап алу аудитын үткәрү барышында тышкы эксперт булып тора һәм илкүләм проект объектларында булган кимчелекләр яки кулланыла торган технологияләрдәге бозулар турында төбәкләрне үз вакытында кисәтә. Бу алга таба юл эшләре башкарганда хаталардан котылырга һәм бюджет акчаларын тотуның максималь нәтиҗәлелеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.

Аудит вакытында төп игътибар документларны төзү, игълан ителгән технологияне, юл эшләрен оештыруда куркынычсызлык таләпләрен үтәүгә һәм башлангыч материалларның сыйфатына бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International