Әлмәт районында 10 июльдән Әлмәт-Мөслим юлының бер өлеше вакытлыча ябыла

2020 елның 7 июле, сишәмбе

Әлмәт муниципаль районында 10 июльдән 31 октябрьгә кадәр Әлмәт - Мөслим автомобиль юлының 18,8 км дан 20 км га кадәр участогы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Бу чорда биредә капиталь ремонт планлаштырылган.

Урап узу өчен машина йөртүчеләргә төбәк әһәмиятендәге Рус Акташы - Азнакай һәм Яңа Кәшер - Бикасаз автомобиль юллары тәкъдим ителә.

Тиешле юл билгеләре куелган юл хәрәкәтен оештыру схемасы ТР буенча ЮХИДИ белән килешенгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International