Зур Казан боҗрасының 2 нче этабы участогында трамвай юлын төзү дәвам итә

2020 елның 28 июле, сишәмбе

Борисковская урамыннан Техническая урамына кадәрге 1,222 км озынлыктагы участокта Зур Казан боҗрасының 2 этабы төзелеше билгеләнгән график буенча алып барыла. Ул агымдагы елның мартында «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча башланды.

Хисап атнасында Монастырь ермагы аша күпер төзелеше барышында аралыкларда барьер киртәләре астына, тавыш саклау экраннарын һәм тышкы яктырту баганаларын урнаштыру өчен монолит цокольләрне арматуралау һәм бетонлаштыру буенча эшләр тәмамланды. 2 һәм 4 номерлы терәк диварлары арасында керү юллары өчен өемнәрне формалаштыру өчен ком һәм грунт салу эшләре алып барылды. 1 нче номерлы күпер терәгендә шкаф стенасын урнаштыру тәмамланды һәм күпер белән бергә монолит күчмә плитәләр урнаштыру башланды.

Җир өемен һәм юл полотносын формалаштыру дәвам итә. 7700 куб. м яраксыз грунт һәм чүп-чар чыгарылгды, 2900 тонна инерт материаллары китерелде. 2500 кв. м мәйданда җир катламын урнаштыру эшләре башкарылды, 2000 кв. м мәйданда асфальт-бетон өслегенең югары катламы җәелде.

550 кв. м мәйданда тротуарлар асфальтланды.

Трамвай юллары рельсы кисешкән урыннарны эретеп ябыштыру һәм трамвай элемтә челтәре терәкләрен урнаштыру үткәрелде.

Шулай ук узган атнада инженерлык челтәрләрен үзгәртеп кору эшләре алып барылды, бер атна эчендә 450 метр яңгыр канализациясе һәм су белән тәэмин итү торбалары сузылды.

Уң һәм сул як юллар буйлап тавышны саклый торган экраннар урнаштыру дәвам итә.

2 этап төзелешендә узган атнада 123 кеше инженер-техник персонал һәм 17 махсус техника берәмлеге эшләде.

Зур Казан боҗрасы төзелешенең икенче этабы кысаларында проект документлары белән коммуникацияләрне үзгәртеп кору, яңгыр канализациясен һәм чистарту корылмаларын, терәк диварларны, светофор объектларын, тышкы яктыртуны урнаштыру, трамвай юлларын төзү каралган. Монастырь ермагы аша 70,78 м озынлыктагы күпер төзеләчәк.

700 м озынлыкта төзелешнең беренче этабын 2020 елда тапшыру планлаштырыла, 522 м озынлыктагы икенче этапны - 2021 елда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International