Зур Казан боҗрасының беренче этабында юл үткәргеч конструкцияләренең ныклыгын тикшерү үткәрелде

2020 елның 10 августы, дүшәмбе

Татарстан башкаласында Мидхәт Булатов урамыннан Борисковская урамына кадәр 800 м озынлыктагы Зур Казан боҗрасының 1 этабын төзү эшләре тәмамланып килә. Биредә эшләр 2019 елның июлендә старт алды һәм тәүлек әйләнәсе алып барыла.

Узган атнада Ферма шоссесы өстендә юл үткәргеч конструкцияләренең киеренке-деформацияләнгән торышын тикшерү һәм сынаулар үткәрелде. Башта уң һәм сул аралыкларны тикшерү, аннан соң трамвай юлында үлчәүләр үткәрелде. Моның өчен аралык корылмасын ике хәрәкәттәге трамвай составы белән йөкләделәр.

Җәяүлеләр кичүендә металл конструкцияләрен коррозиягә каршы саклау буенча эшләр калды.

Юлчылар юл билгеләре куюны төгәллиләр.

ЗКБның 1 этабын төзүдә 28 белгеч һәм 5 махсус техника берәмлеге катнашты.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Зур Казан боҗрасы - Казанның иң мөһим транспорт артерияләренең берсе. Яңа юл «Кояшлы шәһәр» районы аша Югары Кабан күленә һәм аннары Техническая урамына чыгу юлы белән Җиңү проспектының дәвамы булачак. Шулай итеп, юл Идел һәм Кабан күлләре арасындагы сәнәгать зонасын белән торак өлешен кыска юл белән тоташтырачак.

Исегезгә төшерәбез, Мидхәт Булатов урамыннан Борисковская урамына кадәр һәм Борисковская урамыннан Техническая урамына кадәрге участокларда ике этап төзелеше «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты һәм республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән башланган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International