Казаннан Стамбулга авиарейслар саны арта

2020 елның 22 сентябре, сишәмбе

12 октябрьдән милли төрек авиайөртүчесе Turkish Airlines Казаннан Стамбулга рейслар санын арттыра. Өстәмә рейс дүшәмбе көннәрендә башкарылачак. Шулай итеп, Татарстан һәм якын-тирә төбәкләрдә яшәүчеләр Төркиянең эре шәһәренә атнага 4 тапкыр бару мөмкинлегенә ия булачак.

Хәзерге вакытта рейслар сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә Казаннан - 01:50, Стамбулдан 21:20 сәгатьтә очыш белән башкарыла.

Исегезгә төшерәбез, СОVID-19 таралуны булдырмас өчен Россия Федерациясенә чит илләрдән килгән барлык пассажирларга да карантин чараларны үтәү буенча Роспотребнадзор таләпләрен үтәргә кирәк булачак.

Фото: Владимир Васильев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International