Бүген Фәрит Хәнифов Әлмәттә Бигәш урамының төзекләндерелгән участогын ачуда катнашты

2020 елның 20 октябре, сишәмбе

Бүген Әлмәттә тантаналы рәвештә Бигәш урамының төзекләндерелгән участогы буенча хәрәкәт ачылды. Биредә юл эшләре август аенда башланды. Ремонт барышында Төзүчеләр урамыннан Чаллы ягына чыгу юлына кадәр 3,5 км озынлыктагы участокта вак таш-мастиклы асфальт-бетоннан өске катлам җәелгән, термопластиктан тамгалар төшерелгән. Моннан тыш, эшчеләр 6 яңа автопавильон, җәяүлеләр өчен киртәләр, урам утлары челтәре урнаштырдылар һәм тротуарлар төзеделәр.

Яңартылган участокны тантаналы рәвештә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов һәм Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов ачтылар. Чара барышында алар юл хезмәтләре хезмәткәрләрен Мактау грамоталары белән бүләкләделәр. «ГУАД» МУП дәрәҗәле кунакларга кар чистарту техникасын тәкъдир итте.

Эш визиты кысаларында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов «Татнефтедор» ҖЧҖ Әлмәт филиалының асфальт-бетон заводы лабораториясен карады. Ведомство башлыгы «АТУ» МУПта булды, анда троллейбус һәм электробус тәкъдир ителде. Соңрак Фәрит Хәнифов «АПОПАТ» АҖ коллективы белән очрашты.

Шулай ук сәфәр барышында министр «ТаграС-ТрансСервис» предприятиесе эше белән танышты, «Елховтранссервис» АТЦ ремонт җитештерү цехында булды.

Предприятиеләр коллективлары белән очрашудан соң ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы юл тармагы эше мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International