ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында М-12 тиз йөрешле автомобиль юлы төзелеше проектын тормышка ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды

2021 елның 15 гыйнвары, җомга

Бүген Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында М-12 "Мәскәү - Түбән Новгород - Казан" тиз йөрешле автомобиль юлы төзелеше проектын тормышка ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Анда ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, "Автодор" дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко, муниципаль берәмлекләр башлыклары, проект һәм подрядчы оешмалар җитәкчеләре, министрлык һәм ведомство вәкилләре катнашты. Киңәшмә башланганчы Фәрит Хәнифов һәм Вячеслав Петушенко Татарстанда проектлана торган трасса территориясен очып әйләнеп чыктылар.

Вячеслав Петушенко билгеләп үткәнчә, әлеге автомобиль юлын төзү бик амбициоз проект. 2024 елның мартында ул файдалануга тапшырылырга тиеш. "Без төзелгән юл буенча гына түгел, тулысынча җиһазландырылган, шул исәптән элемтә, заправкалар, мотельләр системасы булган юл буенча узарга тиеш. Трассаны проектлаганда Татарстан байлыкларын тәкъдим итәргә һәм күздә тотрага кирәк", - дип ассызыклады "Автодор" ДК башлыгы.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов сүзләренә караганда, элек торак пунктларда яшәүчеләрдән һәм муниципаль берәмлекләр администрацияләреннән килгән грунтны урнаштыру һәм башка мәсьәләләргә кагылган сораулар буенча чишелеш табылган.

Шулай ук киңәшмәдә катнашучылар автомобиль юлының Россия икътисадын үстерү өчен кирәк булуын билгеләп үттеләр. Якын арада проектлау буенча барлык процедуралар төгәлләнергә тиеш. Барлык эш күләмен бары тик уртак көч белән генә башкарып була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International