Республика юлларында кар көртләре барлыкка киләчәк

2021 елның 15 гыйнвары, җомга

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, төнлә һәм 16 гыйнварда көндез Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән көчле кар, буран, күз күременең 500-1000 метрга кадәр начараюы, секундына 15-17 метр көчле җил, юлларда кар көртләре көтелә. Һава температурасы -8..-10 градуска кадәр.

Машина йөртүчеләргә тизлек режимын сакларга, куркыныч маневрлар ясамаска, бигрәк тә каршы як полосага чыкканда дистанцияне һәм ян арасындагы интервалны арттырырга һәм кирәксез ерак юлга чыгудан тыелырга киңәш итәбез.

Төнлә төбәк әһәмиятендәге юлларда 323 берәмлек кар чистарту техникасы эше планлаштырылган. Ихтыяҗ туса өстәмә техника җәлеп ителәчәк. Министрлыкта тәүлек буе оператив хезмәт эшли (тел. 8 (843) 291-91-91), ул шул исәптән автомобиль юлларының торышы турында мәгълүмат кабул итә.

Исегезгә төшерәбез, төбәк трассаларына хезмәт күрсәтү өчен юл оешмалары карамагында 1118 махсус техника бар. Төбәк әһәмиятендәге юлларны кышкы чорда карап тоту өчен 325 мең тоннадан артык ком-тоз катнашмасы әзерләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International