112 нче Казан - Мәскәү поезды пассажирлары купедагы өске урыннарга 50% ташлама белән билетлар рәсмиләштерә алалар

2021 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

«Федераль пассажир компаниясе» АҖ пассажирлары 25 гыйнварга кадәр купедагы өске урыннарга 50% ташлама белән билетлар сатып ала алалар. Махсус тәкъдим белән Әстерхан һәм Тамбовтан Мәскәүгә, Абаканнан Красноярскка, һ. б. шәһәрләргә сәяхәт итүче кайбер поездларның пассажирлары файдаланырга мөмкин. Файдалы бәядән 31 гыйнварга кадәр сәяхәт кылырга мөмкин.

Акциядә катнашучы поездларның тулы исемлеге белән РТЮ сайтында «Тарифлар һәм акцияләр» бүлегендә танышырга мөмкин. Билетларны махсус бәяләрдән РТЮ рәсми сайтында, «РТЮ пассажирларга» мобиль кушымтасында һәм тимер юл кассаларында сатып алырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, купеда индивидуаль йөрергә теләгән пассажирлар ташламадан 15% ка кадәр файдалана алалар. Ташлама, купедагы барлык урыннарны берьюлы сатып алгандагы датага яки атнаның көненә карап бирелә. Әйтик, 28 апрельгә кадәр китүче поездга дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 15% ташлама бирелә, ә җомгадан якшәмбегә кадәр 10%.

Махсус тарифлар башка ташламалар белән бер үк вакытта да кулланылмый. Урыннар саны чикләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International