ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында НЕФАЗ автобусларына сыйфатлы сервис хезмәте күрсәтүне оештыру мәсьәләсе буенча фикер алыштылар

2021 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында КАМАЗ-НЕФАЗ автобусларына сервис хезмәте күрсәтү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Анда КАМАЗ, РариТЭК, республиканың автотранспорт предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмә башында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов халыкны транспорт белән тәэмин итүнең ышанычлылыгы мәсьәләсенең актуаль булуын билгеләп үтте. Шул исәптән автобусларга техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт үткәрү хисабына да.

«Автозапчасть КАМАЗ» ҖЧҖ сервисы буенча генераль директор урынбасары Игорь Рощупкин сүзләренә караганда, Татарстанның күп кенә автотранспорт предприятиеләре берничә ел дәвамында НЕФАЗ автобусларын куллана. Бу чорда эксплуатацияләүче оешмаларның да, КАМАЗның да җитештерүче сыйфатында билгеле бер хезмәттәшлек тәҗрибәсе тупланган. Пассажир автотранспортын эксплуатацияләгәндә килеп туган мәсьәләләрне оператив рәвештә, шул исәптән сервис хезмәте күрсәтүне дөрес оештыру белән дә хәл итәргә кирәк. И. Рощупкин ассызыклаганча, «Автозапчасть КАМАЗ» ҖЧҖ сыйфатлы һәм тиз хезмәт күрсәтү бурычын куя.

Киңәшмәдә китерелә торган техниканы сервис белән тәэмин итүнең берничә варианты тәкъдим ителде. Автотранспорт предприятиеләре җитәкчеләре хуплаган кызыклы вариантларның берсе - тормыш циклы контрактлары. Үзара тәҗрибәдән чыгып, контрактларны 7 елга төзү максатка ярашлы.

«Ремонтно-механический завод РариТЭК» ҖЧҖнең «LOTOS» проекты җитәкчесе Денис Денисов автотранспорт предприятиеләре үзләренең күчмә составын заманча һәм экологик автобуслар белән планлы рәвештә яңартырга тели, дип саный. Тик аларны сатып алу - бер эш, ә техника буш тормасын өчен сыйфатлы хезмәт күрсәтү - икенче нәрсә.

Компания автобусларга мөстәкыйль хезмәт күрсәтсен, яки шулай да аны җитештерүчегә йөкләү яхшырак булыр дигән мәсьәлә күтәрелде, ул автопаркның техник әзерлек коэффициентын 0,95 дәрәҗәсендә тәэмин итәргә тиеш булачак. Денис Денисов шулай ук хәбәр иткәнчә, РариТЭК Пермьдә «LOTOS» автобуслары белән тормыш циклы контрактын уңышлы гамәлгә ашырган.

Бу мәсьәлә буенча Фәрит Хәнифов, сервис хезмәте күрсәтү буенча алдан һәм дәлилләнгән карар кабул итү өчен, якын арада тормыш циклы контрактына кергән чыгымнарны исәпләргә кирәк, дип тәкъдим итте. Моның өчен автопредприятие базасында да, шулай ук техника җитештерүченең сервис үзәгендә дә автобусларга техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт ясау бәясен анализларга кирәк.

Яшел Үзәннең «Экспресс» ҖЧҖ генераль директоры Дмитрий Грузков хәбәр иткәнчә, предприятие балансында 20 шәһәр Нефаз автобусы бар. Аның сүзләренә караганда, «КАМАЗ» 5 класслы газ-мотор ягулыгында бик сыйфатлы түбән идәнле НефАЗ автобусларын чыгара. Алар халыкның төрле төркемнәре өчен җиһазландырылган, шул исәптән мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә. Хәзер нәкъ менә шундый автобусларга барлык автопредприятиеләр ставка ясый. Республика газ белән тәэмин итү станцияләре төзеде һәм актив төзи. Яшел Үзәндә мондый станция безнең предприятие каршында урнашкан. Димәк, тиз ягулык салу мөмкинлеге бар. Шуңа күрә без башка автобусларны күздә тотмыйбыз да. Шулай ук «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча НЕФАЗ автобусларын сатып алу программасында катнашырга планлаштырабыз. Сервисны оештыруга килгәндә исә, вариантлар бар һәм җитештерүчеләр үз техникаларына хезмәт күрсәтергә тели. Минемчә, без акыллы карар кабул итәрбез һәм килешә алырбыз».

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов берничә йөкләмә бирде. Министрлык базасында Татарстанда җәмәгать транспортын алга таба үстерү буенча эшче төркем төзергә һәм автотранспорт предприятиеләренең күчмә составын яңарту программасын эшләргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International