2021 елда Яшел Үзән районына ташламалы ташуга 47 млн сумнан артык акча каралган

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы транспорт идарәсе башлыгы Алексей Сидоров массакүләм мәгълүмат чаралары өчен Яшел Үзән муниципаль районында гражданнарны бердәм айлык социаль юл йөрү билетлары буенча йөртүгә киткән чыгымнарны компенсацияләү турындагы мәгълүматны шәрехләде.

104 нче номерлы «Казан - Яшел Үзән» һәм 104а номерлы «Зеленодольск - Казан - Яшел Үзән» маршрутларында министрлык тарафыннан бирелгән таныклык нигезендә «Экспресс» ҖЧҖ хезмәт күрсәтә. 2020 елның 1 гыйнварыннан 2008 елның 19 декабрендәге 123-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы нигезендә Яшел Үзән муниципаль районына Татарстан Республикасы территориясендә гражданнарның аерым категорияләре өчен җәмәгать транспорты хезмәтләреннән бертигез файдалануны тәэмин итү өлкәсендә аерым дәүләт вәкаләтләре бирелгән. Ташламалы категория гражданнарны ташу өчен субсидияләр күчерү пассажирлар ташучының муниципалитет белән төзелгән килешүе нигезендә гамәлгә ашырыла.

2021 елга Яшел Үзән муниципаль районына күрсәтелгән максатларга 47 786 000 сум күләмендә акча каралган - бу 2020 ел белән чагыштырганда 12 553 900 сумга күбрәк.

24 февральгә Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитетыннан белешмә-хисап килмәде. Шуны да искәртик, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 20 мартындагы 210 номерлы карары нигезендә, министрлык тарафыннан субвенцияләрне күчерү өчен Башкарма комитет тарафыннан җибәрелгән белешмә-хисап нигез булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International