Татарстанның «Бигеш» аэропортыннан Симферопольгә субсидияләнүче рейслар ачыла

2021 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

3 июньнән Smartavia авиакомпаниясе Николай Лемаев исемендәге «Бигеш» халыкара аэропортыннан Симферопольгә рейслар ача. Очышлар һәр пәнҗешәмбе көнне 7 октябрьгә кадәр Boeing 737-800 самолетларында субсидияләнә торган ташламалы тарифлар буенча башкарыла. Бер якка билет бәясе 3935 сум тәшкил итәчәк, өстәмә рәвештә комиссия җыемы түләнә.

Тулырак мәгълүматны 8 8552 796 706 телефоны буенча «Бигеш» аэропорты кассаларында һәм https://www.flysmartavia.com авиакомпания сайтында белергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, РФ Хөкүмәте карары нигезендә, субсидияләнә торган тарифлар Россия Федерациясе гражданнары өчен түбәндәге категорияләр өчен ачык: 23 яшькә кадәрге балалар һәм яшьләр; пенсионерлар; I төркем инвалидлар һәм балачактан II яки III төркем инвалидлар; инвалид балалар; I төркем инвалидларны һәм 18 яшькә кадәрге инвалид балаларны озатып йөрүче затлар, һәм күп балалы гаиләләр өчен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International