Ике айга кайбер шәһәр яны поездларының хәрәкәт тәртибе үзгәрәчәк

2021 елның 26 феврале, җомга

Пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен 1 марттан 30 апрельгә кадәр Казан – Сосновка – Казан һәм Казан – Арча шәһәр яны поездларының йөрү тәртибе үзгәрәчәк.

6427 нче Сосновка - Казан поезды Сосновка станциясеннән 14:17 сәгатьтә (32 минутка соңрак) китә. Алга таба үзгәрешләр поезд барышында барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Казан станциясенә 18:05 сәгатьтә (40 минутка соңрак) килә. 6 апрельдә поезд гамәлдәге җәдвәл буенча хәрәкәт итәчәк.

6428 нче Казан - Сосновка поезды Казан станциясеннән 16:36 сәгатьтә (11 минутка соңрак) китә. Алга таба үзгәрешләр поезд барышында барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Сосновка станциясенә 20:07 сәгатьтә (10 минутка соңрак) килә.

6926 нчы Казан – Сосновка поезды Казан станциясеннән 16:16 сәгатьтә (3 минутка соңрак) китә. Коркачык станциясенә кадәр поезд үзгәргән җәдвәл буенча, алга таба гамәлдәге җәдвәл буенча хәрәкәт итәчәк. Сосновка станциясенә 19:05 килә.

6408 нче Казан - Арча поезды Казан станциясеннән 17:30 сәгатьтә (2 минутка соңрак) китә. Алга таба үзгәрешләр поезд барышында барлык тукталыш пунктларына да кагылачак. Арча станциясенә 19:14 сәгатьтә (7 минутка соңрак) килә.

Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны аша (тәүлек буе), «Пригород» мобиль кушымтасында, кассаларда һәм тукталыш пунктларында алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International