Яшел Үзән ташучысы ташламаларга ия булган пассажирларга барлык автобус маршрутларында да хезмәт күрсәтүне дәвам итә

2021 елның 26 феврале, җомга

Кичә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов инициативасы белән Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы һәм Яшел Үзән - Казан юнәлеше буенча 104 һәм 104а номерлы шәһәр яны маршрутларына хезмәт күрсәтүче "Экспресс" ҖЧҖ автотранспорт предприятиесе җитәкчесе белән очрашу узды.

Конструктив сөйләшү булды. Ташламалы категория гражданнарны йөртүгә киткән чыгымнарга компенсация алу өчен муниципалитет белән предприятиенең үзара хезмәттәшлеге механизмы аңлатылды. Исегезгә төшерәбез, ташламалы категория гражданнарны йөртү өчен субсидияләр күчерү ташучының башкарма комитет белән төзелгән килешүе нигезендә гамәлгә ашырыла.

2021 елда Яшел Үзән районына ташламалы ташуга республика бюджетыннан 47 786 000 сум каралган - бу 2020 ел белән чагыштырганда 12 553 900 сумга күбрәк. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 20 мартындагы 210 номерлы карары нигезендә, министрлык тарафыннан субвенцияләрне күчерү өчен башкарма комитет тарафыннан җибәрелгән белешмә-хисап нигез булып тора.

Очрашу нәтиҗәсе буларак, пассажирлар йөртүче, законнарны бозмыйча, барлык маршрутларда бердәм социаль юл йөрү билетлары буенча ташламаларга ия булган пассажирларга хезмәт күрсәтүне дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International