Татарстанда 1 апрельдән төбәк әһәмиятендәге һәм муниципальара әһәмияткә ия булган юлларда зур йөк автомобильләре өчен хәрәкәт вакытлыча чикләнә

2021 елның 1 марты, дүшәмбе

1 апрельдән 30 апрельгә кадәр Татарстан территориясендә авыр йөк машиналары хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелә. Бу язгы чорда юл катламының артык дымлануына бәйле, шул сәбәпле юлларның ныклыгы кимүгә тәэсир итә. Автомобиль юллары җимерелүне кисәтү, аларның сакланышын тәэмин итү һәм, нәтиҗәдә, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен, төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында йөкләнешне бер күчәргә рөхсәт ителгән кадәр киметү юлы белән, язгы чорда хәрәкәтне чикләү кертелә. Татарстан Республикасы автомобиль юллары өчен күчәргә рөхсәт ителгән йөкләнеш 6 тонна тәшкил итә.

2021 елда язгы чорда хәрәкәтне вакытлыча чикләү кертелә торган төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары участоклары исемлеге Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы рәсми сайтында «Эшчәнлек» бүлегендәге «Юл-транспорт комплексы», алга таба «Юл хуҗалыгы», «Хәрәкәтне чикләү» бүлекчәләрендә урнаштырылган.

20 майдан 31 августка кадәр барлык төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында көндезге һава температурасы 32°C тан югарырак булган очракта авыр йөкләр ташучы транспорт чаралары өчен 10:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр вакытлыча чикләүләр кертелә.

Язгы чорда хәрәкәтне вакытлыча чикләү төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында хәрәкәт итүне тыймый, бары тик транспорт чаралары белән рөхсәт ителгән йөкләнешне генә чикли. Шуның белән бергә, язгы чорда хәрәкәтне вакытлыча чикләү кайбер транспорт чараларына кагылмый. Бу категорияләр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 31 маендагы 372 нче номерлы карары белә билгеләнгән. Шулай итеп, хәрәкәтне вакытлыча чикләү пассажир автобусларында йөртүгә, азык-төлек продуктларын, хайваннарны, дару препаратларын, орлык фондын, ашламаларны, ягулык (бензин, дизель ягулыгы, суднолар ягулыгы, реактив двигательләр өчен ягулык, ягулык мазуты, газ ягулыгы) ташучы, йөк күтәрүчәнлеге 16 тоннага кадәр булган транспорт чараларына, табигый бәла-казалар һәм башка гадәттән тыш хәлләрне бетерү өчен кирәкле йөкләрне иашуга кагылмый.

Шулай ук чикләүләр чүп ташучы транспорт чараларына, федераль закон белән хәрби хезмәт каралган федераль башкарма хакимият органнарының транспорт чараларына кагылмый.

Аерым очракларда чикләүләр чорында авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәте «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан бирелгән махсус рөхсәт булганда тыелмый. Аны Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре порталында (https://uslugi.tatarstan.ru, «Эшкуарлар өчен электрон хезмәтләр» бүлегендә «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәтләре» өстәмә битендә) электрон рәвештә алырга мөмкин.

Шулай ук рөхсәтләрне бирү «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ бүлекчәләрендә түбәндәге адреслар буенча башкарыла:

Казан шәһәре, Оренбург тракты ур., 5, 2 кат, 241 нче кабинет, телефон (843) 533-37-97;

Яр Чаллы шәһәре, Казан проспекты, 72 йорт, 1 кат, телефон (8552) 77-09-17;

Әлмәт шәһәре, Совет ур., 184А йорт, 1 кат, телефон (8553) 43-90-66;

Нурлат шәһәре, Склад ур., 2 йорт, 1 кат, телефон (84345) 2-93-26.

Йөк ташучылар Россия Федерациясенең башка субъектларыннан шундый ук тәртиптә махсус рөхсәт алалар. Үлчәү контроле пунктларында махсус рөхсәтләр бирелми.

 

Фото: zwezda.net

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International