Агымдагы елда Татарстанда милли проектны гамәлгә ашыру барышында 65 юл челтәре объектында яңа технологияләр кулланылачак

2021 елның 2 марты, сишәмбе

«Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын гамәлгә ашыру барышында Татарстанда яңа материаллар һәм технологияләр кулланыла.

Инновацион методларны куллану Яңа һәм иң яхшы технологияләр, материаллар һәм юл тармагын кабат куллануның технологик чишелешләре реестры ярдәмендә мөмкин булды. Ул «РОСДОРНИИ» ФАУ тарафыннан булдырылган һәм анда 300 дән артык төрле технологияләр, 162 конструкция, юл тармагын регламентлаучы 310 документ һәм башка материаллар һәм кабат куллануның технологик чишелешләре бар.

2020 елда реестрның макеты-прототибы буенча «Заманча чишелешләрне куллану белән контрактлар өлеше» күрсәткече 92,05% үтәлгән (максатчан күрсәткеч 20% булганда). Мондый технологияләрне кулланып шәһәр агломерацияләренең 40 объекты ремонтланган.

2021 елда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча 65 объектта реестрдан технологияләр кулланып эшләр планлаштырылган. Шул исәптән Казан агломерациясенең 12 объектында, 1се - Яр Чаллыда, 3се - Түбән Камада һәм 49ы төбәк челтәрендәге объектларда. Әйтик, Казанда Белинский, Беломорск, Гагарин урамнарында һәм Яр Чаллыда Шамил Усманов урамында күләмле проектлау ысулы буенча вак таш-мастик асфальт-бетоннан (ЩМА-16) катлам җәю планлаштырыла. Түбән Камада Вокзал һәм Ахтубин урамнарына капиталь ремонт ясаганда шулай ук күләмле проектлау методы буенча А 32 НТ, А 16 НТ һәм ЩМА-8 асфальт-бетон катнашмалары кулланылачак. Технологияләрне куллануның билгеләнгән максатчан күрсәткече 30% тәшкил итә.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын 2019 елдан өч зур агломерациядә - Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Кама агломерацияләрендә гамәлгә ашыра башлады. Моңа кадәр республика хәзер илкүләм проект составына кергән «Имин һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проектында катнашты. «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча 2021 елда республикада 91 юл челтәрен ремонтлау планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International