«Казан» аэропорты балаларны авиация һөнәрләре белән таныштырды

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты һәм «Тулпар Техник» һава судноларына техник хезмәт күрсәтү үзәге үсеп килүче буынны кызыклы авиация дөньясына җәлеп итү тәҗрибәсен дәвам итәләр. Бүген кешенең космоска беренче очуына 60 ел тулу һәм Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне уңаеннан төрле яшьтәге балалар өчен танып белү экскурсиясе үткәрелде.

Экскурсия терминаллар белән танышудан башланды. Балаларга Татарстан Республикасында гражданнар авиациясе үсеше һәм Казан авиация гаваненың бай тарихы турында сөйләделәр. Яшь авиаторлар рейска теркәлү уздылар һәм очыш алдыннан тикшерүгә киттеләр. Аларга шартлаткыч җайланмалар, корал һәм сугыш кирәк-яраклары эзләгәндә тикшерү җиһазлары эшен күрсәттеләр. Шулай ук балалар вакытлыча тикшерү инспекторлары ролендә булдылар.

Аннан соң укучылар аэродромның очу кырында һәм «Тулпар Техник» һава судноларына техник хезмәт күрсәтү үзәгенең ангарында булдылар, анда аларны программаның төп герое – Sukhoi Superjet 100 (Сухой Суперджет 100) самолеты каршы алды.

Балалар инженерларның лайнер конструкциясенең үзенчәлекләре турында сөйләүләрен кызыксынып тыңладылар, авиация техникасы эше турында күп мәгълүмат алдылар. Һәм иң мөһиме - үзләрен пилот сыйфатында сынап карый алдылар: штурвал артында утырдылар, приборлар белән таныштылар һәм кызыклы фоторәсемнәр ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International