Казанда илкүләм проект буенча Гагарин урамын төзекләндерәчәкләр

2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе

«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында Казанда Гагарин урамын төзекләндерәчәкләр. Ибраһимов проспектыннан Ярослав Гашек урамына кадәр 1,3 км озынлыктагы участокта яңа ГОСТ нигезендә күләмле проектлау технологиясе буенча исәпләнгән югары чыдамлыкка ия ЩМА-16 асфальт-бетон катламы җәеләчәк.

Шулай ук барьер киртәләрне һәм юл билгеләрен алыштыру планлаштырылган.

Урам 1961 елның 12 апрелендә тарихта беренче тапкыр «Восток» корабле-спутнигында галәмгә очкан СССР очучы-космонавты, Советлар Союзы Герое Юрий Алексеевич Гагарин хөрмәтенә аталган. Өч көннән соң - 15 апрельдә аның исеме Казандагы бер урамга, элеккеге 11 нче Союз урамына бирелә.

Бу - Казанның Яңа Савин һәм Мәскәү районнарында урнашкан ике полосалы асфальтланган урам. Урамның гомуми озынлыгы 3,7 км тәшкил итә. Ул 21 урам белән кисешә, шул исәптән Короленко, Ибраһимов һәм Декабристлар магистраль урамнары белән.

Биредә 93, 337, 302 нче балалар бакчалары, «Московский» мәдәният һәм спорт үзәге белән Урицкий паркы һәм 4 нче бала тудыру йорты урнашкан.

Гагарин урамы буенча 28 һәм 43 нче автобус маршрутлары йөри.

Исегезгә төшерәбез, быел Казанда «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты буенча 11 урам ремонтланачак.

Фотода: Гагарин урамы ремонтка кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International